news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Один на миллион» фильмы тулысынча диярлек чын вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән

Сирәк эпизодлар гына бераз үзгәртелгән.

«Один на миллион» фильмы тулысынча диярлек чын вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән
Солтан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бизнесмен, психология фәннәре докторы Сәетморат Дәүләтовның тормышы турындагы «Один на миллион» фильмы тулысынча диярлек чынбарлыкка нигезләнгән.

«Фильмның 99,9 проценты — минем тормышымдагы вакыйгалар. Әлбәттә, сценарий язганда, фильмның тәэсирен көчәйтү өчен, кайбер урыннарны үзгәртү фикере булды. Ләкин мин: „50-100 елдан соң, мин бу дөньяда инде булмаганда, кеше бу фильмны карап, мине түгел, ә башка образны күрәчәк“, — дип уйладым. Минем тормышым нинди булды, фильмда да шулай күрсәтәсе килде», — диде Сәетморат Дәүләтов.

Ул шулай ук фильмның үз тормышындагы чын вакыйгалардан бераз аерылган урыннарын санап күрсәтте.

«Мин „ГАЗ-51“ машинасында туганмын. Бу картинаны төшерү бик авыр иде. Аннан соң Мәскәүдәut 1996нчы елларда булган вакытны да, кире кайтарып булмый. Мәскәү үзгәрде. Кайбер локацияләрне 1996нчы еллардагы Мәскәүне хәтерләткән кечкенә шәһәр һәм бистәләрдә төшердек. Шушылар гына үзгәрде», — диде ул.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Один на миллион» фильмын тәкъдим иттеләр. Ул — Бизнесмен, психология фәннәре докторы Сәетморат Дәүләтовның автобиографик фильмы. Картинада аны авыр тормышы: балачактан әтисез калуы, уку еллары, Таҗикстаннан Россиягә күченүе һәм башкалар турында бара. Шушы тормыш сынаулары аша үтеп, Сәетморат Дәүләтов миллионерга әверелә.

«Фильмны карагач, миндә тормышка карата бары рәхмәт хисләре туды. Тормышымны авыр димәс идем, ул читтән генә шулай күренәдер. Мин моңа башкача карыйм. Шушы кыенлыклар миннән шәхес ясады. Димәк, шулай кирәк булган. Тагын бер яшәү мөмкинлеге булса, мин шул ук язмышымны сайлар идем», — диде ул.

«Один на миллион» бүген Мәскәүдә, иртәгә Казанда тәкъдим ителәчәк. Татарстан башкаласында фильм премьерадан соң тагын берничә көн күрсәтеләчәк. Автобиографик картинаны Россиянең башка шәһәрләре һәм берничә илдә күрсәтергә планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100