news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Нокса елгасы үзәнлеге ямьләндереләчәк

Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтүенчә, тереклекккә зыян килмәсен өчен, мондый территорияләр белән идарә итү алымнары бар.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда Нокса елгасы үзәнлеге ямьләндереләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде.

“Нокса елгасы үзәнлеген ямьләндерүгә керешергә җыенабыз. Экологик инфраструктураны дөрес киңәйтү өчен, халыкара тәҗрибә кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Мексика, Төньяк Америкадан коллегаларның территорияләрне кеше дә куллана алырлык итеп һәм эко-системаларга зыян килмәслек итеп үзгәртеп кору тәҗрибәсе бар”, - диде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Аның сүзләренчә, тереклекккә зыян килмәсен өчен, мондый территорияләр белән идарә итү алымнары бар. “Сизәсездер: “саклана торган табигый территорияләр” статусыннан шушы зоналарны үзләштерү эшенә керештек. Моның белән шөгыльләнү безнең өчен өстенлекле булачак. Шәһәр урманнары һәм башка киңлекләрне шәһәр халкы табигатькә якынрак булырлык итеп үзгәртәчәкбез”, - ди Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Фишман Горки-Әмәт урманы тәртипкә китерелгәнен, Кабан күле яр буе, Аккош күле эко системаларында эш башкарылганын искәртте. Казансу яр буен эшләп бетерү буенча нечкәлекләр соңрак билгеле булачагын әйтте. “Эшләр киләсе елга төгәлләнергә мөмкин. Безгә яр буйларын үстерү буенча комплекслы системалы күзаллау кирәк”, - ди ул.

Ул, шулай ук, Яр Чаллыда “Прибрежный” паркы, Түбән Камада экопарк проектларын телгә алды.

  • Наталия Фишман-Бекмамбетова Казанда 18-20 октябрьдә World Urban Park Congress форумы турында сөйләде. Аның төп темасы – “Парклар һәм шәһәрләр – экологик тотрыклылык һәм гражданнар сәламәтлеге мәнфәгатьләрендә үсеш”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100