ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Фишман World Urban Park Congress чарасының Татарстан өчен файдасын әйтте

15 октябрь 2019, 12:21 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Фишман World Urban Park Congress чарасының Татарстан өчен файдасын әйтте Форумга төрле илләрдән 120ләп эксперт-спикер киләчәк.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 18-20 октябрьдә “Казан Экспо” үзәгендә World Urban Park Congress халыкара конгрессы узачак. Бирегә бөтен дөньядан бер меңнән артык кунак килүе көтелә. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова ТР Министрлар Кабинетында брифингта форумның Татарстан өчен файдасы турында сөйләде.

Конгресс әйдәп баручы архитектор, урбанист, ландшафт дизайнерларын, шәһәр төзелешендә катнашучыларны, дәүләт хакимияте вәкилләрен җыячак. “Географиясе бик киң – Антарктида, Айдан кала, барлык илләрдән вәкилләр булачак. Австралия, Яңа Зеландиядән АКШка, Африка, Европа, БДБ илләренә кадәр. Барлыгы 120 ләп эксперт-спикер булачак”, - диде Наталия Фишман.

Аның сүзләренчә, конгрессның Татарстан өчен файдасы зур. “Бездә кайчак “тагын нинди чара, ник кирәк инде” дип аңламау очраклары да бар. Ләкин безнең уңайлы шәһәр мохитен булдыру тәҗрибәсе Россиядә генә түгел, читкә дә таратыла. Казахстан делегациясе безнең тәҗрибәне өйрәнергә киләчәк”, - ди ул.

Наталия Фишман-Бекмамбетова сүзләренчә, шул ук Мөслим паркы турында Татарстан тәҗрибәсе дип чит ил вәкилләре дә фикер алышырга мөмкиннәр. Хәтта Гарвардта язын доклад ясарга чакырдылар, алар бездән кайбер идарә карарларын өйрәнмәкче була”, - ди ул.

“Бүген Африка, Һиндстан, Кытайда урбанизация темпы югары, шуңа күрә торак күп төзелә. Ләкин Африкада шәһәрләр төзелсә дә, бернинди инфраструктурасыз. Бөтен дөньяда булган хаталарны кабатламас өчен, проектлап, рекреация инфраструктурасын булдырырга кирәк. Шуңа күрә 2015 елдан бирле төрле континентлардан экспертлар берләшеп, World Urban Park оешмасына нигез салган”, - диде Фишман.

  • Конгрессның беренчесе 2015 елда - Португалиядә, былтыр Австралиядә узган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10