news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда май аена яңа температура «антирекорды» теркәлде

Сишәмбе, 13 майда, Казанда һава температурасы -1,6 градуска кадәр төште. Бу хакта Казан-Аэропорт авиация метеостанциясе мәгълүматларына сылтама белән Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Казан-Сокол авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча һаваның минималь температурасы хәтта -2,4 градуска кадәр үк төшкән булган.

Моңарчы мондый температура минимумы 1918 елның маенда гына күзәтелгән. Ул вакытта термометр баганалары -1,4 градуска кадәр төшкән булган.

Моңа кадәр Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд быел май башының ни өчен шундый салкын булуын аңлатты.

Синоптиклар Татарстанда бу атнада ук +20 градуска кадәр җылылык фаразлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot