news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта

Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Якын көннәрдә Татарстанда температураның көндезге һәм төнге сәгатьләрдә нык үзгәрүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Скандинавиядән күчеп килгән антициклон килү сәбәпле, 14-16 майда явым-төшемнәр бик аз. Төнлә термометр баганалары 0 -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура әкренләп күтәрелә башлаячак. Мәсәлән, 14 майда 8...13 градус, 15 майда 10...15 градус, ә пәнҗешәмбе көнне 15...20 градуска кадәр җылыта дип фаразлана.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 17 һәм 18 май төнендә һава температурасы нульдән түбән төшмәячәк һәм +4тән +9 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава 15...20 градуска кадәр җылыначак, бераз яңгырлар булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100