Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда корбан чалу өчен иң зур мәйданчык «Казан нуры» мәчетендә оештырылган
Бүген Татарстанда Корбан гаете бәйрәм ителә. Казанда униҗиде мәйданчыкта корбан чалдыру мөмкинлеге тудырылган. Иң зур мәйданчык «Казан нуры» мәчете территориясендә оештырылган. Өч көн эчендә бирегә ике мең корбан малы алып киләчәкләр. Корбан малларын егерме сигез загон-утарда саталар.
Мәчетнең имамы Ирек хәзрәт Усманов малларның һәрберсе сертификация узганын әйтте.
«Барысы да имам-хатыйп аша тикшерелә. Хуҗалык, фермалар санитар-эпидемиологик оешмалар аша тикшерелергә тиеш. Маллар авыру, зәгыйфь һәм кимчелекле булмаска тиеш. Күбесе ел да безнең белән эшли торган кешеләр. Алар Казан базарларында да саталар», – дип сөйләде Ирек хәзрәт.
Шулай ук, «Казан нуры» мәчете территориясендә оештырылган мәйданчыкта корбанны чалып, эшкәртеп, тунап, турап та бирәләр. Теләгән кеше итне хәер итеп мохтаҗларга калдыра ала. Итне мохтаҗларга җыеп бару өчен аерым корылма булдырылган.
Казанда корбан чалу мәйданчыклары «Апанай», «Корбан Бәйрәм» комплексы, «Тынычлык», «Гадел», «Әл-Мәрҗәни», «Ризван», «Билал», «Коддус», «Иман нуры», «Бистә Нуры Габделгалләм», «Салихҗан», «Фатиха», «Мәүлид», «Әхмәдзәки», «Рамазан» һәм «Раҗәб» мәчетләрендә оештырылган.
Корбан гаете вәгазен һәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исә яңа төзелгән Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» мәчетендә укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз