news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кешеләрне бәрдергән йөк машинасы йөртүчесе авариянең сәбәбен атады

Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөк машинасы шоферы аек булган, медицина тикшеренүе үткәргәннән соң, бу хакта төгәлрәк әйтергә мөмкин булачак.

Казанда кешеләрне бәрдергән йөк машинасы йөртүчесе авариянең сәбәбен атады

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Ломжа базары янында кешеләрне бәрдергән йөк машинасы шоферы аның юлына башка машина чыгу сәбәпле әлеге хәл килеп чыгуын әйтә. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

"Машина йөртүче юлын ак "Ауди" кисеп узуы хакында сөйләде. Шуның аркасында бәрелешүдән читләшү өчен, тротуарга чыгарга мәҗбүр булуын әйтте", – дип хәбәр итте агентлык чыганагы.

Шул ук вакытта, чыганак сүзләренчә, видеода “Ауди”ның светофорның яшел уты януын көтүе һәм берничә секундтан соң гына йөк машинасы килеп җитүе күренә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100