Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда газ тарату станциясендәге янгын сүндерелде
Янгынны шартлаудан соң унҗиде сәгатьләп вакыт узгач сүндерә алдылар.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казандагы газ тарату станциясендә чыккан янгынны сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр утны 16:08 сәгатьтә, шартлаудан соң унҗиде сәгатьләр вакыт узгач сүндерә алдылар.
Алдарак «Татар-информ» кичә төнлә Казанда газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде.
Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Икесе дә Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз