news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гәүдәсе пешкән яшүсмернең киеме хулиганлык кылганда янган

Яшүсмерләр, кызык өчен, балалар мәйданчыгындагы тауга сыеклык сибеп ут төрткәннәр, һәм берсе шуннан шуып төшкән.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Кичә кич Казанда Дубравная урамындагы ишегалдында яшүсмернең өстендәге киеме хулиганлык кылганда янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Казанның Дубравная урамында ишегалдында берничә яшүсмер, балалар мәйданчыгындагы тауга сыеклык сибеп, кызык өчен, яна торган таудан шуып төшәргә уйлаган. Беренче булып төшкән 14 яшьлек ир баланың киеменә ут капкан.

Полиция хезмәткәрләре сибелгән сыеклык балалар тавына нык зыян салган очракта, яшүсмерләрнең әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, дип белдергән.

“Татар-информ” кичә кич медицина хезмәткәрләре Дубравная урамыннан янгында аркасы, аяклары пешкән ир баланы Казан республика клиник хастаханәсенә озатуын хәбәр иткән иде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot