Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узачак
Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклелеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнаша.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 9 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстанның Баулы муниципаль районы.
Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклелеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнаша.
Фәнис Яруллин әсәрләрен, аның щигырьләренә язылган җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи; Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Илфат Камалиев; Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Хәйруллина, ИлГәрәй, Чулпан Йосыпова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, шагыйрьнең якташлары – Баулы районы сәхнә осталары башкара.
Алып баручылар – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театры артистлары, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова. Сценарий авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов. Режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз