news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Ел табибы-2026» исеме билгеле булды

Казанда «Ел табибы-2026» исеме билгеле булды
Фото: Гөлнар Гарифуллина

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Ел табибы-2026» исеме билгеле булды. Биредә «Ак чәчәкләр» республика премиясен тапшыру тантанасы уза, дип хәбәр итә «Интертат» сайты.

«Ел табибы-2026» исеменә Республика балалар клиник хастаханәсенең 1нче анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, анестезилог-реаниматолог Анна Тимофеева лаек булды.

«Татар-информ» шулай ук чарада Татарстанның иң яхшы шәфкать туташы билгеле булуы турында да хәбәр иткән иде. «Шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык» номинациясендә җиңүне Казанның 6нчы поликлиникасы ашыгыч ярдәм бүлеге шәфкать туташы Марина Кузнецова яулады. Җиңүчене «Ел табибы-2025» исеменә лаек булган Лилия Басанова игълан итте. Ул барлык табиблар һәм пациентлар исеменнән шәфкать туташларына җылы куллары һәм мәрхәмәтле йөрәкләре өчен рәхмәт белдерде.

«Уникаль очрак» номинациясендә катнашкан өч клиника коллективы арасыннан жюри берсенә дә өстенлек бирмәгән. Алар барысы да җиңүче дип игълан ителсә дә, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары коткарган малайга, барабанны әйләндереп, өч конвертның берсен сайлау хокукы бирелде. Җиңүчеләр шул рәвешле билгеләнде. Бала ДРКБ командасы дип язылган конвертны тартып чыгарды.

Бүген тантанада шулай ук «Иң яхшы берләшмә», «Һөнәргә тугрылык», «Яшь гвардия» номинацияләрендә дә бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot