news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның иң яхшы шәфкать туташы исемен игълан иттеләр

Бүген Казанның «Пирамида» сараенда «Ак чәчәкләр» республика премиясен тапшыру тантанасы уза.

«Шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык» номинациясендә җиңүне Казанның 6нчы поликлиникасы ашыгыч ярдәм бүлеге шәфкать туташы Марина Кузнецова яулады.

Җиңүчене «Ел табибы-2025» исеменә лаек булган Лилия Басанова игълан итте. Ул барлык табиблар һәм пациентлар исеменнән шәфкать туташларына җылы куллары һәм мәрхәмәтле йөрәкләре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot