news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дөрес сулау буенча татар телендә дәрес узды

Тренинг «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында булды.

Казанда дөрес сулау буенча татар телендә дәрес узды
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанлылар өчен Кабан күле янындагы кроссфит мәйданчыгында дөрес сулыш алу күнекмәләре буенча дәрес узды. Тренингны продюсер, режиссер Илшат Рәхимбай һәм сценарист, режиссер Гөлнара Иванова татарча алып барды.

«Сулышны төрлечә алырга була. Актив, тынычландыра торган сулышлар бар. Без пранаяма, ягъни йогада сулыш күнегүләре, ясадык. Бу тормыш энергиясен контрольдә тотарга өйрәтә, сәламәтлекне ныгыта. Күнегүләрне көндәлек рәвештә эшләгән очракта, тормыш сыйфаты яхшыра», — диде Илшат Рәхимбай «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алып баручылар пранаяма белән электән шөгыльләнүләрен әйтте. «Иҗат кешеләре булсак та, күнегүләрне үткәрдек. Чөнки әлеге практикалар белән без 2011 елдан бирле шөгыльләнәбез. Кешегә беренче тапкыр өйрәттек. Үзебез иң яхшы тренерларның берсендә өйрәндек», — диде алар.

Искәртеп узабыз, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан паркларында һәм скверларында татар телендә хореографик һәм спорт дәресләре башланды. Татар телендә дәресләр «Хәрәкәттә — бәрәкәт» Казан проекты кысаларында уза. Ул җәй буе дәвам итәчәк

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100