news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кабан күле яр буенда татар телендә сулыш практикасы сеанслары башланды

Дәрес бүген «Хәрәкәттә — бәрәкәт» Казан проекты кысаларында уза.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүген  Кабан күле яр буенда сулыш практикалары сеансы башланды. Татар телендә дәресләр «Хәрәкәттә — бәрәкәт» Казан проекты кысаларында уза. Очрашуны продюсер, режиссер Илшат Рәхимбаев һәм сценарист, режиссер Гөлнара Иванова үткәрә.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, белгечләр казанлыларга аңны ничек тынычландыру, энергия туплау, стресстан арыну, шулай ук коронавирустан дәвалану турында сөйләячәк. Алар дөрес сулыш кешенең физик халәтен генә түгел, рухи халәтен дә яхшыртуга ярдәм итә дип ышана.

Искәртеп узабыз, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан паркларында һәм скверларында татар телендә хореографик һәм спорт дәресләре башланды. «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты җәй буе дәвам итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot