news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чистарту корылмаларының ләм басуларын рекультивациялиләр

Бүгенге көндә бүлеп бирелгән кишәрлектә ләм мәйданнарын зарарсызландыруның яңа технологиясен апробацияләү бара.

Казанда чистарту корылмаларының ләм басуларын рекультивациялиләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2024 елга Татарстанда Иделгә янаучы зыянлы ике объектны – Түбән Кама сусаклагычында эшләми торган торбаүткәргечләр һәм Казанның чистарту корылмаларының ләм басуларын бетерәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

“2020 елдан башлап Түбән Кама сусаклагычында Күлле нефть ятмасының эшләмәүче торба үткәргечләрен демонтажлау планлаштырыла. Шулай ук 2024 елга Казан шәһәре канализациясенең биологик чистарту корылмаларының ләм мәйданчыкларын рекультивацияләү планлаштырыла”, – дип сөйләде Александр Шадриков.

Министр әйтүенчә, бүгенге көндә бүлеп бирелгән ләм мәйданнары кишәрлегендә сүндерелмәгән известь катнашмасын һәм фракциясе 1,25 миллиметрга кадәр актив цеолит кулланып ләм утырмасын зарарсызландыру технологиясен апробацияләү алып барыла.

Моннан тыш, 2024 елга Татарстан территориясе чикләрендә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су баскан 21 судноны күтәрү күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot