ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сентябрьдән татарстанлылар ишегалларын төзекләндерү проектларын үзләре төзиячәк

20 август 2019, 11:56 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Сентябрьдән татарстанлылар ишегалларын төзекләндерү проектларын үзләре төзиячәк Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, өч ел эчендә Татарстанда ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылачак.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 8 сентябрьдән башлап Татарстан халкы үз ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“8 сентябрьдән тавыш биргәндә, Татарстан халкы ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бүген барлык ишегалларына, асфальт һәм юлларның торышына техник инвентаризация үткәрелә”, – диде Ирек Фәйзуллин.

“Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча өч ел дәвамында тиешле программаны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Без күптән бернәрсә дә эшләнмәгән ишегалларына керәчәкбез”, – дип ассызыклады министр.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, халык теләге буенча кече архитектура формалары белән бәйле эшләр башкарылачак. Моннан тыш контейнер мәйданчыклары төзекләндереләчәк һәм башка кирәкле эшләр башкарылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10