news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Черек күлдә һәлак булган аккошка багышлап Илшат Сәетов әкият язган

Июльдә “Черек күл” паркында кара аккош Одиллияне этләр талап үтергән иде.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов татар телендә заманча “Кара аккош вэ ЗУ” әкиятен язган. Бу хакта рәссам Радик Мусин Instagram`ында хәбәр ителә.

Әсәр Казанда булган вакыйгага багышланган. Июль төнендә “Черек күл” паркында кара аккош Одиллияне этләр талап үтергән иде. Соңрак, август башында, Черек күлдә узган “Печән базары” фестивале кысаларында әкият буенча перфоманс тәкъдим ителде. Әлеге идеяне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин тәкъдим итте.

Әкият сюжетына таянып рәссам Радик Мусин һәм каллиграф Назыйм Исмәгыйлов әлеге вакыйгага визуаль кушымта эшлиләр. Назыйм текстны каллиграфия түгәрәкләренә кертә, ә Радик персонажларын ясый. 1,5 х 7,5 метрлы полотно эшләүгә сигез сәгать вакыт китә.

  • Алдан “Татар-информ” Одиллия һәлак булганнан соң аның пары Зигфридны Кама Тамагына җибәрү карары турында хәбәр иткән иде. Әмма “Кама трофее” комплексы буасында яшәүче кардәшләре аны кабул итмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100