news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БРИКС саммиты өчен рәхмәт сүзләре язылган плакатлар барлыкка килде

Казанда БРИКС саммиты өчен рәхмәт сүзләре язылган плакатлар барлыкка килде
Казан мэриясе фотолары

Казанда 22-24 октябрьдә узган БРИКС саммиты өчен рәхмәт сүзләре язылган билбордлар барлыкка килде.

Казан мэриясе матбугат хезмәте плакатларның фотоларын куйган. Плакатларда бу дәүләтара чараны уздырырга ярдәм иткән бөтен кешегә рәхмәтләр язылган.

«Халыкка ярдәмнәре өчен рәхмәт! Оештыручыларга чараны югары дәрәҗәдә үткәргәннәре өчен рәхмәт! ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәрәкәтне дөрес оештырганнары өчен рәхмәт! Табибларга кайгыртулары өчен рәхмәт! Полиция хезмәткәрләренә куркынычсызлык өчен рәхмәт! Кондитерларга чәкчәк өчен рәхмәт! Владимир Владимировичка Казанга ышанычы өчен рәхмәт!» - диелә шәһәрнең төрле өлешләрендә барлыкка килгән плакатларда.

  • Матбугат очрашуы барышында Россия Президенты шулай ук Татарстан җитәкчелегенә кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм Казан халкыннан юллардагы вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенде.
news_right_1
news_right_2
news_bot