Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин БРИКС саммиты вакытында Казан юлларындагы уңайсызлыклар өчен гафу үтенде
Россия Президенты Владимир Путин Казан халкына рәхмәт әйтте һәм БРИКС саммиты вакытында хәрәкәт чикләүләренә бәйле рәвештә вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенде. Бу хакта ул БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә матбугат очрашуында белдерде.
«Форсаттан файдаланып, Татарстан җитәкчелегенә, Казан мэриясенә кунакчыллык һәм башкарылган уртак эшебез, тудырылган уңайлы шартлар өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Казанда яшәүчеләрдән кайбер уңайсызлыклар – кортежлар хәрәкәте, магистральләрне ябу өчен гафу үтенәсем килә. Бу сынаулар юкка гына булмады», – диде ул.
- БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз