news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш яшьлек кызның тәрәзәдән егылып төшүе видеога эләккән

Кадрларда башта москит челтәренең килеп төшүе, аннан асфальтка баланың төшүе күренә.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанда Кол Гали урамындагы бер йорт тәрәзәсеннән биш яшьлек кызның егылып төшүе видеога эләккән

Кадрларда башта москит челтәренең килеп төшүе, аннан асфальтка баланың төшүе күренә.

Моңа кадәр «Татар-информ» Казанда биш яшьлек кызның бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкәнен хәбәр иткән иде. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кызны төрле җәрәхәтләр белән Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot