news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш яшьлек кыз бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән

Кыз исән кала, аның гомере өчен медиклар көрәшә.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанда биш яшьлек кыз бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Фаҗига Кол Гали урамындагы йортларның берсендә булган.

Бала москит челтәренә таяна һәм егылып төшә. Балалар клиник республика хастаханәсе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кызны төрле җәрәхәтләр белән Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Аның гомере өчен медиклар көрәшә.

news_right_1
news_right_2
news_bot