news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр «Аполлон Мусагет» балетын күрсәтәчәкләр

Әсәрнең дөньяда бер генә куелышы билгеле.

Казанда беренче тапкыр «Аполлон Мусагет» балетын күрсәтәчәкләр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Абязов-фестиваль» барышында Казанда беренче тапкыр Игорь Стравинскийның «Аполлон Мусагет» балеты куелышы күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында La Primavera камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов сөйләде.

«Казанда һәм Татарстанда әлеге балет моңарчы куелмаган иде. Гомумән, дөньяда „Аполлон Мусагет“ балетының бер генә куелышы билгеле. 28 гыйнварда әлеге концертны куеп булыр дип өметләнәм», — диде Рөстәм Абязов.

Аның сүзләренчә, балет Наил Ибраһимов куелышында тәкъдим ителәчәк.

«Аполлон Мусагет» балеты куелышы 28 гыйнвар көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.

Алдарак «Татар-информ» агентлыгы быелгы фестивальнең әкият, миф һәм риваятьләргә багышланганын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100