news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы «Абязов-фестиваль» әкият, миф һәм риваятьләргә багышлана

Фестиваль бүген башлана һәм 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Быелгы «Абязов-фестиваль» әкият, миф һәм риваятьләргә багышлана
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быелгы VII «Абязов-фестиваль» әкият, миф һәм риваятьләргә багышлана. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов хәбәр итте.

«Фестиваль 7 декабрьдән 28 гыйнварга кадәр узачак. Һәр елны чараның аерым темасы була, быелгысы — әкият, миф һәм риваятьләр. Сайлаган темабыз идеяләргә бик бай булды», — диде La Primavera камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.

Исегезгә төшерәбез, бүген Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында фестиваль кысаларында Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектын тәкъдим итәчәкләр.

14 декабрьдә Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова башкаруында «Щелкунчик» операсы яңгыраячак. Шул ук көнне Дмитрий Покровский исемендәге Мәскәү ансамбле оркестр белән берлектә композитор Алексей Шелыгинның «Слово о полку Игореве» музыкаль әсәрен башкарачак. 

Фестиваль 28 гыйнварда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә тәмамлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100