Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектын тәкъдим итәчәкләр
Спектакль балет һәм курчак театры жанрларын берләштергән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектын — «Shurale: яңа фантазия» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Спектакль «Абязов-фестиваль кысаларында күрсәтелә. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында чараны оештыручылар хәбәр итте.
«Балет һәм курчак театры жанрларын берләштереп ясаган спектакльне Фәрит Яруллин көенә куячакбыз. Тамашачы Татарстанда киң танылган көйне бөтенләй башка яңгырашта ишетәчәк», — диде La Primavera камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.
«Shurale: яңа фантазия» спектакле — «Әкият» курчак театрының La Primavera камера оркестры белән уртак проекты.
Спектакльдә Курчак театры артистлары белән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм La Primavera камера оркестры катнаша.
Чара бүген, 7 декабрь көнне, Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 18 сәгать 30 минутта башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз