Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда беренче мәртәбә легендар Шәйморатовка кагылышлы документлар күрсәтелде
Бүген Милли китапханәдә берничә сәгатькә генерал Миңнегали Шәйморатовка кагылышлы документларның күчермәләре тәкъдим ителде. Экспозицияне Татарстан Милли архивы үзләрендә сакланган документ күчермәләре буенча эшләгән. Киләчәктә бу күргәзмә киңрәк итеп эшләнергә мөмкин.
Күргәзмә Радик Кудояровның башкорт дивизиясенең легендар командирына багышланган «Генерал» документаль фильмын күрсәтү өчен махсус ясалган иде. Фильмны Казан көллиятләреннән килгән студентлар карады.
«Бу документлар республикада беренче мәртәбә күрсәтелә. Безгә аларның күчермәләрен фильмның режиссеры Радик Кудояров тапшырды», - диде Милли архив директоры урынбасары Людмила Кузнецова.
«Игътибар итсәгез, документларда «рассекречено» дигән гриф тора. Бу шактый сирәк очрый торган хәл. Документларны шәхси заттан алуыбыз да игътибарга лаек. Ул аларны үзе эзләгән, тапкан – зур эш башкарган», дип дәвам итте архив вәкиле.

Людмила Кузнецова 2020 елда шушы документлар нәтиҗәсендә легендар Шәйморатовка үлгәннән соң Россия Федерациясе герое исеме бирелгәнлеген искәртте.
Документларда аның Казанда укыганлыгын искәрткән, татар икәнлеге билгеләнгән язулар да бар.

«Бүген төп максат – кино күрсәтү иде. Гадәттә китапханәдә барган чаралар вакытында вакытлы күргәзмәләр куела, бу да шундый иде. Архив белән документларның оригиналларын китертү буенча сөйләшәсебез килә, ул теләкне җиткердек», диде Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин күргәзмәнең кыска вакытлы булуын аңлатып.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесында әлеге уку йортын тәмамлаган Россия Геройлары бюстларын ачты. 11 бюст арасында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов бюсты да бар.
Миңлегали Минһаҗетдин улы Шәйморатов (Минигали Мингазович Шаймуратов) - 1899 елның 15 августында Уфа губернасы Биштәк авылынды (хәзер Кырмыскалы районы Шәйморат авылы) туа. Бөек Ватан сугышында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (1943 елдан - 16нчы кавалерия дивизиясе) командиры, генерал майор. 1943 елның 23 февралендә Ворошиловград (хәзер Луганск шәһәре) өлкәсендә хәрби операция вакытында һәлак була.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз