news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан Танк училищесында Россия Геройлары бюстларын ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Казан Танк училищесында Россия Геройлары бюстларын ачуда катнашты
Дмитрий Шатров

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесында әлеге уку йортын тәмамлаган Россия Геройлары бюстларын ачты.

Училище территориясендә барлыгы 11 яңа бюст барлыкка килде:

  • генерал-майор М.М.Шәйморатов
  • генерал-майор Р.А.Шадрин
  • өлкән лейтенант И.Н.Ахпашев
  • өлкән лейтенант В.Н.Горин
  • майор С.В.Кустов
  • кече лейтенант К.В.Ситкин
  • майор Т.О.Мусалаев
  • өлкән лейтенант М.И.Михайлов
  • өлкән лейтенант И.Л.Насыйбуллин
  • өлкән лейтенант Д.Э.Шәймәрданов
  • майор С.А.Панов

Әлеге хәрбиләр үлгәннән соң бүләкләнде.

Чара ахырында батырларның туганнары «Герой-танкистлар» һәйкәленә чәчәк салды.

news_right_1
news_right_2
news_bot