news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер автомобильдә чама белән 120 кг наркотик тапканнар

Тыелган матдәләр тутырылган машинаны Иске Аракчино авылы янындагы паром янында тапканнар.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда Аракчино янында бер автомобильдә чама белән 120 кг наркотик тапканнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Агентлык чыганагы сүзләре буенча, тыелган матдәләр тутырылган машинаны Иске Аракчино авылы янындагы паром янында тапканнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, алынган наркотикларның бәясе чама белән бер миллион сумнан артык булуы ихтимал. Урында хокук саклау органы хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot