news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы яшь хезмәткәрләрен котладылар

"Алар ярдәмендә без авыл хуҗалыгы тармагында уңышларга ирешә алачакбыз”, – дип җиткерде бәйрәмдә Марат Әхмәтов.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Премьер-министр урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән Казанның Игенчеләр сараенда очрашты. Биредә “Иң яхшы һөнәр остасы” республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

18-35 яшьлек конкурсантлар сигез номинация буенча теоретик белемнәрен һәм гамәли осталыкларын сынады. Быел бишенче тапкыр үткән бәйгедә 200 гаризадан 130ы сайлап алынган.

“Сез – безнең өметебез. Авыл хуҗалыгында эшләп, сез үз язмышларын әле билгели алмаганнарга үрнәк булып торасыз. Сезнең ярдәм белән без авыл хуҗалыгы тармагында уңышларга ирешә алачакбыз”, –дип җиткерде бәйрәмдә Марат Әхмәтов.

Ул министрлыктагы коллегаларына яшьләрне нәрсә борчуы, нинди авырлыклар белән очрашулары, нинди ярдәм кирәклеге турында белешүләрен сорады. “Безгә авылдагы белгечләрнең тормышларын анализлау кирәк”, – диде ул.

Бәйрәмнең бүләкләү тантанасында “Иң яхшы ветеринария табибы” номинациясендә Кама Тамагыннан Анна Әкбәрова, “Иң яхшы инженер-механик” номинациясендә Минзәлә районыннан Айдар Латыйпов танылды. “Иң яхшы зоотехник” – Нурлаттан Азат Җәләлов, “Иң яхшы агроном” – Кукмарадан Илназ Галәветдинов булды. “Иң яхшы механизатор” исемен Минзәләдән Николай Яковлев, “Иң яхшы машина белән саву операторы” исемен Кайбычтан Анастасия Сидорова яулады. Ә “Иң яхшы бозау караучы” номинациясендә беренчелек Балтачтан Наилә Гыйлметдиновада, “Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы” исә – Елена Салатова булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100