news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда агач уеп бизәкләү сәнгате халыкара симпозиумда өйрәнеләчәк

Симпозиум кысаларында Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни-гамәли конференция һәм Казан халык һөнәрчелеге техникумында осталык дәресләре үтә.

Казанда агач уеп бизәкләү сәнгате халыкара симпозиумда өйрәнеләчәк
архив/Расих Фасхутдинов

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда 19 – 20 декабрьдә «Төрки дөньяда агач уеп бизәкләү сәнгате: тарих һәм заман» дип исемләнгән халыкара симпозиум үтә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фәнни чараның координаторы, сәнгать фәннәре белгече Рауза Солтанова хәбәр итте. “Симпозиум үткәрү төрки дөньяда агач уеп ясау сәнгатен популярлаштыру өстенә, Россия халыклары традицияләре һәм мәдәниятенә ихтирам тәрбияли”, - ди ул фәнни чараның әһәмиятенә басым ясап.

Симпозиум Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге оештыра торган «Төрки дөнья сәнгате» циклын дәвам итә. Рауза Солтанова төрки халыклар сәнгатен өйрәнү һәм үстерү максатыннан оештырылган цикл 2008 елдан башланып киткәнлеген әйтә.

Симпозиумда Азербайҗан, Башкортстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Идел буе республикаларыннан һәм Россиянең Мәскәү һәм Петербург шәһәрләреннән килгән белгечләр катнаша.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, симпозиумның беренче көнендә Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни-гамәли конференция үтсә, икенче көнне Казан халык һөнәрчелеге техникумында осталык дәресләре үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100