news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 24 июнь көнне Җиңү парадына тамашачылар чакырылмаячак

Тантананы ТНВ телеканалы күрсәтәчәк.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казанда 24 июньдә узачак Җиңү парадына тамашачылар чакырылмаячак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Бу чарага тамашачылар чакырылмаячак. Гадәттә гаскәрләр тантаналы төстә Меңьеллык мәйданыннан уза һәм калкулык тулысынча халык белән тула иде. Әлбәттә, хәзер тамашачылар чакыру каралмаган», — диде спикер. 

Шул ук вакытта Ләйлә Фазлеева «Яңа Гасыр» телеканалында Җиңү Парадының туры трансляциясе булачак дип ышандырды.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда Җиңү парадында бәйрәм салюты булмаячак дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100