news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Җиңү парады көнне бәйрәм салюты булмаячак

Республика 24 июньдә бәйрәм чаралары уздыруга әзерләнә.

Татарстанда Җиңү парады көнне бәйрәм салюты булмаячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда 24 июньдә Җиңү парады хөрмәтенә бәйрәм салюты уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Ул көнне салют уздыру каралмаган», — диде ул.

Казанда Җиңү Көне хөрмәтенә бәйрәм салюты 9 майда булды. Чарада тамашачылар катнашмады, теләгән кеше фейерверкны һәм башка бәйрәм чараларын телевидениедән карый алды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot