news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иделдә теплоход һәлакәтенең якынча версиясе билгеле

Иделдә теплоход һәлакәтенең якынча версиясе билгеле
Идел буе Транспорт прокуратурасы

Якынча версия буенча, Казан янында Иделдә теплоход артык йөк төяү сәбәпле баткан булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының транпортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, судно иң күбе 15 кешегә исәпләнгән, бортта исә 35 кеше булган.

Моннан тыш, һәлакәтнең сәбәбе техник төзексезлек булырга мөмкин дигән версия дә карала.

Судно «Волжская гавань» причалыннан 10.15 сәгатьтә кузгалган һәм 17.10 сәгатьтә Аракчино янында Иделнең суднолар юлының 1300нчы километрында баткан.

  • 10 июльдә  Иделдә Казан янында пассажирлары булган теплоход батты. Суднода барлыгы 34 кеше булган. Беркем дә зыян күрмәгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot