news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иделдә теплоход батканннан соң беренче минутларны видеога төшереп алганнар

Иделдә теплоход батканннан соң беренче минутларны видеога төшереп алганнар
Идел буе Транспорт прокуратурасы

Казан янында Идел елгасында кичә теплоход батты. Барлык пассажирларны да коткардылар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Идел буе транспорт прокуртурасы белешмәсе буенча, бортта 34 кеше була, зыянк күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Аларны узып баручы көймәләр, баржа һәм «Добрый» теплоходы коткара. Аннары теплоход белән Елга портына алып кайталар.

«Аркадия» теплоходы һәлакәтнең беренче минутларын шаһитлар видеога төшереп алган. Кадрларда көймәнең акрын гына батуы күренә.

«Теплоход бата. Кешеләрне коткарырга барабыз», – ди ролик авторы.

Урынны водолазлар тикшерде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәттән соң көймәнең асты өскә әйләнгән. Төбе су өслегенә чыгып калган. Биредә су тирәнлеге 4 м чамасы.

Водолазлар көймәне тикшергән. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк. Урынга сигнал яктырткычы куеп калдырганнар.

«Судно хәрәкәте һәм куллану кагыйдәләрен бозу, зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының транспортта төбәкара тикшерү үзәк идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Дмитрий Захаров әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100