news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Үлемсез полк» акциясенә 170 мең кеше чыкты

Колонна башында республика зыялылары, дәүләт эшлеклеләре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барды.

Казанда «Үлемсез полк» акциясенә 170 мең кеше чыкты
Салават Камалетдинов

Бүген Казан үзәгеннән 170 мең кеше катнашында «Үлемсез полк» үтте. Гомуми халык санын Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коронавирус аркасында ике ел онлайн-форматта узганнан соң, быел шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының фоторәсемнәрен күтәреп, Казан үзәге урамнары буйлап җәяү узды. Чарада «Татар-информ» хәбәрчеләре дә катнашты.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ирек мәйданыннан башланган колонна Кремль каршындагы Меңьеллык мәйданына кадәр барды. Колонна башында республика зыялылары, дәүләт эшлеклеләре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барды.

Беренче рәтләрдә «Казан утлары» журналыннан язучылар Камил Кәримов белән Вакыйф Нуриев бар иде.

«Без ел саен «Үлемсез полк»ка Вакыйф Нуриев белән чыгабыз. Бу безнең традициягә әйләнде инде. Аяк йөргәндә ел саен чыгарбыз, Алла бирсә», - диде Камил Кәримов.

Фото: © Рифат Каюмов

Язучылардан ерак түгел Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева барды. «Әниемнең әтисе Вагыйз Галимов рәсемен күтәреп чыктым. Ул сугыштан яраланып, бер күзен югалтып кайтты, әсирлектә дә булган. Гомер бу үпкәсендә снаряд кыйпылчыгы йөртте. Сугыштан кайткач, аның сигез кызы туа. Бишенчесе – минем әнием Сәвия Вәлиева. Бабам белән горурланып барам», - диде ул.

Шулай ук беренче рәтләрдә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бар иде. Ул бирегә гаиләсе белән чыккан. Уллары гармун уйнап, «Катюша» җырын башкарып барды.

«Әнием, апам, улларым белән чыктым. Без ел саен шулай чыгабыз, чөнки гаиләбездә күп кеше сугышта булган. Әниемнең әтисе Кәрим Халиков Украинаны, Польшаны азат иткән, Берлинга кадәр барып җиткән. Ул Япониягә каршы да сугышкан. Шуңа күрә 1946 елда гына фронттан әйләнеп кайткан», - диде Эльмира Зарипова.

Фото: © Рифат Каюмов

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «Үлемсез полк»ка ике фоторәсемле плакат алып килгән. «Әни ягыннан бабамның, һәм аның бертуганының фоторәсемен алып чыктым. Бабам дошманга каршы пехотада һөҗүм иткән, ә туган абыем очучы булган. Алар икесе дә сугышны тулысынча үтеп, исән-сау кайткан», - диде Илдус Нәфыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100