news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән «Үлемсез полк» чарасында катнашты

Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән «Үлемсез полк» чарасында катнашты
https://tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән Казанда «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясендә катнашты.

Узган еллардагы кебек, Татарстан Президенты «Үлемсез полк» маршрутын абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосы белән узды. Ул 359нчы укчылар полкы составында сугышкан һәм 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү янында һәлак булган.

Рөстәм Миңнехановның улы Искәндәр бабасының әтисе Барый Сафиуллин портретын тотып барды.

  • «Үлемсез полкы» йөреше Казанның Карл Марокс, Лобачевский урамнары буйлап, «Черек күл» паркы яныннан һәм Кремль урамы буйлап узды һәм Меңьеллык мәйданында тәмамланды. «Үлемсез полк» маршрутының озынлыгы 2,7 километр булды.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot