news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналында чыгучы кесә китаплары 60 мең данә тираж белән сатылган

«Казан утлары» журналында чыгучы кесә китаплары 60 мең данә тираж белән сатылган
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, архив

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Казан утлары» журналында чыгучы кесә китаплары сериясенең 27 нче китабы дөнья күрде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Шамил Садыйков 27 китапның 71 мең тираж белән чыгып, аның 60 меңе сатылып беткәнен әйтте. Ул бу хакта «Татар-информ»да 27 нче китап булып чыккан Вахит Имамовның «Кәнәфи» китабын тәкъдим итү чарасында сөйләде.

«Безнең кесә китабы форматында 27 нче китап чыга. Бу – татар матбугатында булмаган феномен. Китаплар 71 мең тираж белән чыкты, шуның 60 меңе сатылып беткән. Кем әйтә татар кешесе укымый дип? Кем әйтә бүген татар әдәбияты юк дип? Китапларыбыз укыла, сатылып бара. Болар – китапханәдә киштәдә ята торган китап түгел, бу китаплар кеше кулында, кесәсендә йөри торган китаплар», – диде Шамил Садыйков.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Шулай ук ул кесә китаплары сериясендә әсәрләрен бастырырга теләүчеләрнең күп булуын һәм әдәбиятка яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәклеген дә әйтте.

«Рөстәм (Рөстәм Галиуллин – «Казан утлары» журналы баш мөхәррире – ТИ) янына минем кабинетка караганда чират күбрәк. Кеше шушы китап сериясенә эләгергә чират тора. Төбәкләрдән без белмәгән авторлар да килә. Яшь язучылар булса, татар халкының киләчәге бар. Алар булмаса, Язучылар Союзында эшне әбиләр-бабайлар белән генә алып барсак, киләчәгебез дә юк. Әгәр күп итеп яңа яшь авторларын таба алсак, безнең әдәбиятның киләчәге бар», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100