news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да Вахит Имамовның «Кәнәфи» кесә форматындагы китабы тәкъдим ителде

«Татмедиа»да Вахит Имамовның «Кәнәфи» кесә форматындагы китабы тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Казан утлары» журналында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән ТР халык язучысы Вахит Имамовның «Кәнәфи» китабы дөнья күрде. «Казан утлары» китапханәсендә чыгучы кесә форматындагы 27 нче китапны «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында тәкъдим иттеләр. Чараны язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан алып барды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары»ның китап сериясендә чыгуны зур дәрәҗә, дип бәяләде.

«Вахит Имамов өчен дә бу сериягә эләгү – зур дәрәҗә. Бик күп бөек шәхесләр дә бу сериягә эләгә алмыйлар, чөнки монда кеше укый торган әйбер язарга кирәк. Вахит абыйны котлыйм. Шундый кызык автор. Әлбәттә, ул миллионлаган тиражлар белән китаплар чыгарган бөек шәхес. Хәзер инде яңа форматлар. «Казан утлары» журналын 27 нче китап белән котлыйм. Без ачык, алга таба да эшне дәвам итәбез», – диде Шамил Садыйков.

«Кәнәфи» повесте – үзгәртеп кору чорлары турындагы әсәр. Татарстан Язучылар берлеге Рәисе, ТР халык язучысы Ркаил Зәйдулла да моны билгеләп узды.

«Бу әсәр инде күптәнге. Ул үзгәртеп кору елларында иҗат ителгән. Ләкин кеше бит ул үзгәрми. Без борынгы Рим әсәрләрен, гарәп, кытай, япон әдәбиятын укыйбыз. Заманалар үзгәргән, ләкин кешенең холкының яхшы сыйфатлары да, начар сыйфатлары да бүгенге көнгә кадәр сөйрәлеп килә. Бүгенге заман язучысының бурычы – бүгенге шартларга яраклаштырып, кешенең холкын күрсәтү. Вахит Имамовның осталыгы – ул кешенең кире сыйфатларын бик тиз күреп алып, аны гомумиләштереп, безгә тәкъдим итә», – дип сөйләде Ркаил Зәйдулла.

Вахит Имамов китап тәкъдим итү чарасына килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде. «Мине, язылган әсәрләремне хөрмәт итеп килгән өчен рәхмәт», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100