news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллинаны соңгы юлга озаттылар

«Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллинаны соңгы юлга озаттылар
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Татар җәмәгатьчелеге бүген Казанда Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллинаны соңгы юлга озаттылар. Ул кичә, 20 май көнне, вафат булды.

Соңгы юлга озату мәрасиме «Казан нуры» мәчете янында узды. Мәрасимне язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин алып барды.

«Лилия Гатауллина безнең һәммәбез өчен дә кадерле, якын кеше иде. Ул чын мәгънәсендә искиткеч чиста күңелле, ихлас, үз эшенең остасы булды. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң гомерен татар матбугатына, Татарстан матбугатына багышлады. Ул 35 ел дәвамында Казан утлары редактор-корректор вазифасын башкарды», – диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Лилия Гатауллинаның 40 елга якын гомере татар журналистикасы белән бәйле булуын ассызыклады.

«Лилия ул алыштыргысыз кеше иде. Күз алдына китерегез, 40 елга якын татар матбугатында эшләгән. Үз вакытында «Мәгариф» журналына килгән, аннары «Казан утлары»нда эшли башлаган. Гомумән, тормышын татар әдәбиятына тулысы белән багышлаган кеше. Редакциянең рухын, җанын саклап торучы. Бөтен кешене берләштереп, тәрбияләп, һәр кешегә үз ачкычын табып, коллективны көйләп торучы һәм авторлар белән эшли белүче кеше», – диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина Лилия Гатауллинаның үз эшенә һәрвакыт тугры булуын искәртте. «Лилия үз тормышын татар журналистикасын үстерүгә багышлады. Без журналистикага 1986 елда бергә килдек, ул үз эшенә һәрвакыт тугры булып калды. Теләсә, ул бик яхшы журналист була алыр иде, ләкин ул үзенә башка юл сайлады – редактор, төзәтүче. Аларның эше бик авыр, ләкин ул – төп. Без журналистларның, язучыларның исемнәрен беләбез, ә аларның исемнәре еш кына күләгәдә кала», – диде ул.

Җеназа намазын «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы укыды. Мәрхүмәне Арча районы Яңа Кырлай зиратында җирлиләр.

  • Лилия Гатауллина – Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Казанның 1000 еллыгына медале иясе. Ул 1964 елда Арча районы Субаш-Аты авылында туган, әти-әнисе Яңа Кырлай авылыннан. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган, 1989 елдан «Казан утлары» журналында эшләгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100