news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллина белән хушлашу иртәгә була

Бүген Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллина вафат булды. Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 21 майда, 9.00 сәгатьтә Казан шәһәре, «Казан нуры» мәчетендә була.

Бу хакта «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хәбәр итте. «Мәрхүмә Яңа Кырлай зиратында җирләнәчәк», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot