news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан урамнарын кардан арындырырга 160тан артык махсус техника чыгачак

Якшәмбе көнне Татарстан башкаласы урамнарыннан 415 тонна кар чыгарылган.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан урамнарын кардан арындырырга 216 эшче һәм 161 махсус техника чыгачак. Бу хакта, район хакимиятләре мәгълүматларына таянып, Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада Казан юлларын чистартырга тәүлек саен 200 берәмлеккә якын махсус техника чыккан, диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Шул ук вакытта кичә юлларны кардан арындыруда 435 эшче һәм 369 махсус техника катнашкан. Татарстан башкаласы урамнарыннан 415 тонна кар чыгарылган. 815 тонна бозлавыкка каршы материал – 213 тонна реагент һәм 602 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан синоптиклары республикада яшәүчеләрне юлларда бозлавык хасил булуы хакында кисәтте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100