ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

26 ноябрь 2018, 07:36 , Фото: архив

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә Көндез һаваның максималь температурасы -6 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан юлларында көчле бозлавык булу ихтимал. Татарстан Гидрометеорология үзәге машина йөртүчеләрне шул хакта кисәтә.

Синоптиклар фаразлаганча, бүген республикада кар явачак. Көндез һаваның максималь температурасы -6 градуска кадәр төшәчәк. Җил талгын, көньяк-көнчыгыштан исә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10