news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университеты яңа уку елында иске татар телен өйрәнүчеләр төркеме ача

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, көнчыгыш археография төркеменә бюджет хисабына 25 абитуриент алыначак.

Казан университеты яңа уку елында иске татар телен өйрәнүчеләр төркеме ача
Рифат Каюмов

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов яңа уку елыннан иске татар телен өйрәнүчеләр төркеме ачылачагын әйтте.

«Халыкара мөнәсәбәтләр институты яңа уку елыннан көнчыгыш археография төркеме җыя. Яшьләр иске татар, кытай, монгол, уйгыр телләрен өйрәнәчәк. Бу эш Миркасыйм Госманов, Диләрә Тумашева һәм башка бөек укытучылар кебек шәхесләр әзерләр өчен кирәк. Безнең бу тармак әле шиңмәгән. Ул үсәчәк. Иң мөһиме, тиздән яңа җимешләребез булачак», - диде Рамил Хәйретдинов Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышланган күргәзмә ачу тантанасында.

Рамил Хәйретдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә яңа төркемнең 2023 елның сентябреннән укый башлаячагын әйтте. Аның сүзләренчә, быел әлеге төркемгә бюджет хисабына 25 абитуриент алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100