news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Хөсәен Фәезханов кулъязмалары һәм китаплары күргәзмәсе ачылды

Казан федераль университетындагы күргәзмә 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда Хөсәен Фәезханов кулъязмалары һәм китаплары күргәзмәсе ачылды
Рифат Каюмов

Бүген Казан федераль университетында татар мәгърифәтчесе Хөсәен Фәезхановның кулъязмалары һәм китапларыннан торган күргәзмә ачылды.

 

Фото: © Рифат Каюмов 

«Хөсәен Фәизхан. Хакыйкатькә тугрылык» дип аталган күргәзмә галимнең тууына 200 еллыкка багышланган. Биредә татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани кулъязмаларын да күрергә мөмкин. Сирәк кулъязмалар университетның Лобачевский исемендәге китапханәсе һәм Татарстанның Милли китапханәсе фондларыннан чыгарылган.

 

Фото: © Рифат Каюмов 

«Казанда «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» форумы барган көннәрдә Казан университеты үзенең бай мәдәни, фәнни мирасы белән уртаклаша», - диде Казан федераль университеты проректоры Дмитрий Таюрский.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов XIX гасырда Казан университетының Шәрыкны өйрәнү факультеты, бай мирасы һәм галимнәре белән бергә, Санкт-Петербург университетына күчерелгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, шул чорда Хөсәен Фәезханов та, яңа оешкан факультетның беренче студентлары рәтендә, белем алырга Россия башкаласына китә. Петербург университетын тәмамлагач, ул шунда укытырга кала.

 

Фото: © Рифат Каюмов 

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов үзенең студент елларын Миркасыйм Госмановның Хөсәен Фәезхановка багышланган китабын укудан башланып киткәнен искә алды. «Хөсәен Фәезханов чорында иҗат иткән татар галимнәре бүгенге фәнгә дә зур йогынты ясарлык бай мирас калдырган. Без аларны бүген дә өйрәнәбез», - диде Рамил Хәйретдинов.

Күргәзмә 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Фото: © Рифат Каюмов 

 

Фото: © Рифат Каюмов 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100