news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан текстиль компаниясенә киндерле носкилары өчен штраф салынган

“Нур-Хоум” оешмасы наркотиклар пропагандалаган өчен 800 мең сум штраф түләгән.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда прокуратура тәкъдиме белән “Нур-Хоум” текстиль компаниясе штрафка тартылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Мәскәү районы прокуратурасы Ибраһимов проспектындагы “Текстиль-үзәк” кибетендә киндер яфрагы – наркотик матдә кергән үсемлек сурәтләнгән носкилар сатуын ачыклаган.

Канун нигезендә, Россиядә наркотикларны пропагандалау тыела. Шунлыктан прокуратура текстиль компаниясенә карата административ эш кузгаткан.

Нәтиҗәдә, юридик зат 800 мең сум штрафка тартылган һәм товар конфискацияләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100