Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Сабан туена бүләк җыю турында: Гармун моңнарын ишетеп халык урамга чыга
Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы 19 июньдә узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мәдәни чараның әһәмиятен ассызыклады.
«Сабантуйга бүләк җыю йоласы — буыннан-буынга күчә торган матур гореф-гадәт. Гармун моңнарын ишетеп халык урамга чыга. Әйтергә кирәк, бу йола авыл җирлекләрендә оешкан төстә уза һәм аны шәһәрләрдә дә дәвам итәбез. Бүләк җыю милли төсмер белән җигелгән атлар белән җыела. Һәркем бүләк бирә ала. Традиция буенча һәркем кадерле теләкләрен әйтә ала. Бөтен бүләкләр дә Сабантуй фондына җибәрелә», — дип билгеләп үтте Натфуллин.
Шулай ук спикер, әлеге көндә бөтен дөнья буйлап 100дән артык Сабантуй үтүен ассызыклады.
«Сабантуйның ат чабышлары — 20 июньдә үк булачак. Сабантуй көнне, 16.00 сәгатьтә көтеп калабыз. Анда мәдәни программа да көтелә, лоторея дә уйнатылачак. Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм башка популяр артистлар чыгыш ясаячак», — дип сөйләде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Абзалов.
Бүләк җыю Казан Кремлендәге ТР Рәисе резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буйлап, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан башлап Пушкин урамы аша үтәчәк. Шулай ук «Туган авылым» комплексыннан алып Миңнуллин урамында һәм Иске Татар бистәсендә оештырылачак.
Бүләкләр җыеп алганнан соң, 13.00 сәгатьтә халык Яңа Камал театры янындагы мәйданчыкка җыелачак. Биредә кунаклар һәм шәһәр халкы өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.
Узган елгы Сабантуйга бүләк җыюдан күренеш
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз