Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы узачак
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан Сабан туена бүләк җыюга багышланган матбугат конференциясе булды. Бүләк җыю 19 июньдә, 11.00 сәгатьтә башланачак. Йөреш дүрт маршрут буенча узачак.
«Казанда Сабантуй өч урында үтәчәк һәм шулай ук ипподромда ат чабышы булачак. Казан Сабан туеның да үз традицияләре бар. Ел саен Сабантуйдагы уеннарда һәм ярышларда җиңүчеләрне хөрмәтләү өчен бүләк җыю оештырыла. Сабантуйның үзенә килгәндә, Мирный поселогындагы локациясендә 11 муниципалитет үзләренең ишегалларын тәкъдим итүе көтелә. Анда халык иҗаты, балалар өчен программа да күрсәтеләчәк», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Сабантуй киләсе шимбә, 21 июньдә узачак. Программа 9.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук Сабантуй уздыру урыннарына бу көнне 8.00 сәгатьтән махсус автобуслар йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз