news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Сабантуйларына теләгән бөтен көрәшчеләрне дә кертәчәкләр

Казан Сабантуйларында көрәш бәйгесен үткәрү тәртипләре билгеле.

Казан Сабантуйларына теләгән бөтен көрәшчеләрне дә кертәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Быел 23 июньдә узачак Казан Сабантуйларына теләгән бөтен көрәшчеләрне дә кертәчәкләр. Бу турыда Казан Сабантуйларында көрәш бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында Казан шәһәре Көрәш федерациясе җитәкчесе Расыйх Габдрахманов әйтте.

«Без бөтен көрәшчеләрне дә чакырабыз. Кем үзен батыр дип саный, бөтен кешене дә чакырабыз. Татарстаннан гына түгел, Россиядән дә батырларны көтеп калабыз. БРИКСта катнашучылар да, дөнья чемпионатында катнашучылар да Казан Сабан туенда көрәшә алалар. Балалар арасында да районнан килгәннәрне дә кертәбез», – диде ул.

Расыйх Габдрахманов

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Моңа кадәр ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак Сабантуй көрәш мәйданына районнарда батыр калучылар гына чыга алачак, дип хәбәр иткән иде. Расыйх Габдрахманов бу хәбәрнең дөрес булмавын әйтте.

Сабантуй шәһәрнең өч мәйданында – Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә узачак. «Кем кая тели, шунда бара. Кемгә якын, кемгә уңайлы дип саный, шул районга барып көрәшә ала. Бөтен мәйданнарга да ишекләр ачык», – диде Расыйх Габдрахманов.

Дәрвишләр бистәсе белән Аккош күлендәге көрәш зурлар арасында да, яшьләр арасында да биш үлчәү авырлыгында узачак. Мандат комиссияләре 23 июнь көнне иртән үткәреләчәк.

Төп мәйдан буларак билгеләнгән Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта көрәш зурлар арасында биш үлчәү авырлыгында, яшьләр арасында ун үлчәү авырлыгында уза. Расыйх Габдрахманов, кунаклар күп булу сәбәпле, мандат комиссиясе 22 июнь көнне спорт комитетында булачагын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«22 июньдә килә алмаучылар 23е көнне Сабантуйдагы Зәй районы мәйданына килеп үлчәнә ала. Шунда җирәбә үткәреп, көрәш ярымфиналга кадәр Зәй мәйданында булачак. Аннары төп мәйданга күчерәбез», – дип аңлатып үтте ул.

Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта абсолют батыр калган көрәшчегә автомобиль бүләк итәчәкләр. Дәрвишләр бистәсе белән Аккош күлендә абсолют батыр өчен билгеләгән төп бүләкнең нәрсә булуын әйтмәделәр. Казан шәһәре физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов төп бүләк – абсолют батыр исемен алу икәнен әйтте.

«Төп бүләк – ул Казан һәм Татарстанның абсолют батыр исеме. Хәзер машина өстенлек түгел, ул өстәмә бүләк кебек. Безнең өчен бөтен мәйданчыкларда төп, без бөтенесендә дә спортчыларны, көрәшчеләрне көтеп калабыз», – диде ул.

Линар Гарипов

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш тренеры Илмир Төхвәтуллин Казан Сабан туенда батыр калуны дөнья чемпионатын оту белән тәңгәлләштерде. Көрәшче Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта балалар көрәшендә баш хөкемдар булачак. Шулай ук зурлар арасында үзе дә көрәшәчәк.

«Казанда абсолют батыр калу – үзе бер дәрәҗә. Ул дөнья чемпионатыннан ким түгел. Әле Казан Сабантуйларында абсолют батыр калганым юк. Әллә авырлыгым җитми, әллә тәҗрибәм җитмиме. Быел Сабантуйда катнашырга планым бар», – диде ул.

Илмир Төхвәтуллин

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100