news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казан Сабан туенда районнарда батыр калучылар гына көрәшә алачак

Быел Казан Сабан туенда районнарда батыр калучылар гына көрәшә алачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак Сабантуй көрәш мәйданына районнарда батыр калучылар гына чыга алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте.

«Гадәттә көрәшчеләр Казандагы Сабантуйга үзләре тупланып килә иде. Быел Татарстан районнарында җиңүче көрәшчеләр Тынычлык бистәсендәге мәйданга җыелачак. Алар барысы да Тынычлык бистәсендә ярышачак», – диде ул.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бу – ТР көрәш федерациясе Президиумы Рәисе Марат Әхмәтов идеясе. Сабантуй батырына «Лада Гранта» машинасы бүләк итәчәкләр.

  • Быел Казанда Сабантуй өч мәйданда: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыкларда һәм Аккош күлендә 23 июньдә узачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot