news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан–Петербург маршруты буенча авиарейслар көн саен булачак

Билет бәясе бер якка 3160 сумнан башлана.

Казан–Петербург маршруты буенча авиарейслар көн саен булачак
Михаил Захаров

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россиянең Smartavia авиакомпаниясе Казан—Санкт-Петербург маршруты буенча авиарейслар санын арттыра. 15 августтан башлап самолетта һәр көнне очып булачак. Бу хакта «Казан» Халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Smartavia авиакомпаниясенең өстәмә рейсы чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 13.15 сәгатьтә Татарстан башкаласыннан кузгалып китеп, 15.25 сәгатьтә „төньяк Венеция»дә булачак», — диелә хәбәрдә.

Билет бәясе бер якка 3160 сумнан башлана. Пассажирларга 189 кеше сыйдырышлы Boeing 737-800 очкычлары хезмәт күрсәтәчәк.

Казан һәм Санкт-Петербургны шулай ук «Россия» һәм «Победа» авиакомпанияләренең рейслары да тоташтыра. 1 августтан төньяк башкаладагы аэропорттан Төркия, Бөек Британия һәм Танзаниягә очып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100