Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан метросында йөрү бәясе кыйммәтләнде
Татарстан Министрлар Кабинеты Казан метрополитенында йөрү һәм билгеләнгән нормалардан зуррак булган багаж ташуга бәйле яңа тарифларны раслады. Банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә метрода йөрү бәясе 31 сумнан 35 сумга кадәр арта. Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда шул турыда язылган.
Акчалата түләгәндә метрода йөрү бәясе элеккечә кала - 36 сум. Банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә билет бәясе 35 сум тәшкил итәчәк. 100 һәм аннан күбрәк тапкыр бару өчен каралган озак вакытлы билетлар белән түләүчеләргә юл бәясе 25 сумга чыга. Билгеләнгән нормалардан зуррак булган багаж йөртү аерым түләнә - аның бәясе шулай ук 31 сумнан 35 сумга кадәр арта.
Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» 10 гыйнвардан Казанның җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар гамәлгә керәчәген хәбәр иткән иде. Андый транспортта билет бәясе банк яки транспорт картасы белән түләгәндә дүрт сумга арта һәм 35 сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз